+21 °С
Болытлы


Уфада 89 яшьлек машина йөртүче юл-транспорт һәлакәтенә эләккән.
Нагаев шоссесында “Хонда Цивик” руле артындагы өлкән яшьтәге водитель борылышта артта барган “Газель” белән бәрелешкән.
Чит ил машинасын йөртүче җәрәхәтләр алган. Аны дәваханәгә илткәннәр.
Полиция юл-транспорт һәлакәте буенча административ тикшерү уздыра.