

Ул туганнары белән Степановка авылы янындагы зиратка барган, ә соңыннан гаилә җиләк җыярга булган. Өлкән яшьтәге хатын юлны югалта һәм урманнан чыгу юлын таба алмый, дип яза Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.
112 номерына шалтыратудан соң эзләүгә коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, полиция хезмәткәрләре, шулай ук туганнары һәм җирле халык килә. Ике мең ярым квадрат метрдан артык урман массивын тикшереп, югалган хатынны табалмыйлар. Ул ике көннән генә табыла. Арыган булуына карамастан, ул медицина ярдәменнән баш тарткан.