Хәвеф-хәтәр
29 июнь , 07:13

Тын алудан туктаганчы кыйнаганнар: студентны рәхимсез рәвештә үтергәннәр

Тын алудан туктаганчы кыйнаганнар: студентны рәхимсез үтергәннән соң җиде кеше тоткарланган.

Тын алудан туктаганчы кыйнаганнар: студентны рәхимсез рәвештә  үтергәннәрТын алудан туктаганчы кыйнаганнар: студентны рәхимсез рәвештә  үтергәннәр
Тын алудан туктаганчы кыйнаганнар: студентны рәхимсез рәвештә үтергәннәр

Омск шәһәрендә 21 июньдә югалган югары уку йорты студентын үтерү ачыкланган. Егет өеннән чыгып китеп югала.  Биш көннән соң аның гәүдәсен көчләп үтерү билгеләре белән ташландык территориядә табалар. Тикшерү тиз арада шикләнелүчеләрне таба: алар һәлак булучының 22 яшьтән 24 яшькә кадәрге җиде танышы булып чыга.

Полиция мәгълүматлары буенча, үтерү алдан планлаштырылган һәм табыш алу ниятеннән башкарылган. Җинаятьчеләр студентны алдап, ташландык җиргә алып килгәннәр,  аны бәйләп кынаганнар, пычак белән җәрәхәтләгәннәр, ә аннары гәүдәне яшерергә тырышып караганнар. Барлык җиде тоткарланучы да вакытлыча тоту изоляторына урнаштырылган.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас