

Кемеровода 12 яшьлек мәктәп укучысының үтерелүе ачыкланган. Баланың гәүдәсен шәһәрнең Киров районындагы зиратта кыз югалганнан соң ике көн узгач табалар. Җинаятьче эзләрне яшерергә тырышып караган һәм гәүдәне яндырган, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитеты. Тикшерүчеләр шикләнелүченең ДНК-профилен карап һәм аның шәхесен ачыклый алган.
Ул 55 яшьлек кешес булып чыга, ул элегрәк инде үтерү, талау һәм балигъ булмаганнарны көчләү җинаятьләре өчен җәза үтәгән. Иреккә ул быел май аенда гына чыккан. Ир-атны Росгвардиянең көч ярдәме белән тоткарлаганнар. Якын арада аңа гаепләү белдереләчәк, шуннан соң эшне чик кую чарасын сайлау өчен судка тапшырачаклар.