+22 °С
Яңгыр


Сигез яшүсмер үзләрен начар хис иткән, аларның икесе табиблар килгәнче үк үлгән, дип яза ТАСС. Балалар кичәдә алкоголь эчкәннәр, билгесез кеше аларга ак порошок тәкъдим иткән.
Алты зыян күрүчегә «билгесез матдә белән кискен агулану» диагнозын куйганнар һәм хастаханәгә салганнар. Аларның өчесе хәзер авыр хәлдә. Фаҗига шәхси йортта була. Булган хәлнең нечкәлекләре әлегә ачыклана.