

SHOT ачыклаганча, ике гаилә кичә Избербаш районында ял итәргә чыккан, алар диңгездә йөзү өчен арендага сапбордлар алганнар.
23 яшьлек Халид хатыны белән бер сапбордта йөзгән, аларның дусты кәләше белән — икенчесендә. Ике кыз да коткару жилетларында булган, ир-егетләр кимәгән.
Компания ярдан еракка китә, Халид дусты белән диңгезгә йөзәргә сикерә, ләкин бата башлыйлар.
Дустын чыгара алганнар,кызганычка каршы, Халид су астына киткән. Гәүдәне бүген иртән табып, якыннарына тапшырганнар.
Халид полиция хезмәткәре булып эшләгән, узган елның октябрендә өйләнгән, ул гаиләдә бердәнбер ул булган.