+21 °С
Болытлы


Гаепләнүчеләр эскәмиясенә Минзәләдә яшәүче 49 яшьлек кеше утырачак, дип яза РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе.
Тикшерү версиясе буенча, 2025 елның октябрендә ир-ат туганнан туган апасына кунакка килгән һәм аның ире белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Табын конфликт белән тәмамлана: гаепләнүче ау мылтыгын ала һәм туганына берничә тапкыр ата. Яраланган ир-ат һөҗүм итүчедән кача алган һәм хастаханәгә мөрәҗәгать иткән, анда аңа ярдәм күрсәткәннәр.