Хәвеф-хәтәр
28 Июня , 14:53

Коткаручылар адашкан яшүсмерне тапкан

Башкортстанда коткаручылар адашкан яшүсмерне тапкан  

Коткаручылар адашкан яшүсмерне тапканКоткаручылар адашкан яшүсмерне тапкан
Коткаручылар адашкан яшүсмерне тапкан

Кичә кич Баймак районында була бу хәл. Иске Сибай авылына әбисе янына беренче тапкыр килгән 16 яшьлек малай кичке сәфәргә чыгып югалган.

Малай Айсуак тавы буендагы таныш булмаган җиргә килеп эләгә, юлдан адаша һәм ничек кайтырга белми.

Ул туганнарына шалтыраткан, ә алар, үз чиратында, коткаручыларны чакырткан.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре малайны тиз тапкан, ул исән-сау булган, дип хәбәр итә БР гадәттән тыш хәл буенча Дәүләт комитеты. Аңа медицина ярдәме кирәк булмаган. Коткаручылар олылардан балаларга ориентирны югалткан очракта иң мөһиме — паникага бирелмәскә, урында калырга һәм шунда ук ярдәм сорап шалтыратырга сорыйлар.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас