+22 °С
Яңгыр


Якынча мәгълүматларга караганда, Уфа-Бөре-Яңауыл автомобиль юлының 105 чакрымында 61 яшьлек "ГАЗель" автомобиле йөртүчесе, борылыш ясаганда, иярчен юнәлештә хәрәкәт итүче "Ситрак"йөк автомобиле белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Газель" йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән юл-транспорт һәлакәте урынында үлгән. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тикшерү башлады. Юл һәлакәтенең барлык шартлары ачыклана.