

Бөекбританиядә матурлык конкурсында җиңүче 21 яшьлек Элиша Скиннерның фаҗигале үлеме шартларын тикшерүне төгәлләделәр. Кыз үз машинасы аны стенага китереп кысканнан соң хастаханәдә үлгән. Бу хакта The Sun хәбәр итте. 4 гыйнвар кичендә Скиннер Раштуа каникулларыннан үзенең тулай торагына кайта. Ул машинасын подъезд юлына куеп, багажнигын бушата башлый.
Автомобиль кул тормозына куелса да, төнлә юл юка боз белән капланган була. Элиша машина янына килгәч, автомобиль бозланган өслектән акрын гына кире төшә башлый һәм, аны стенага кыса. Скиннер коткаручыларны чакырырга өлгерә, ләкин алар килгәнче инде аңын югалта. Дүрт көн дәвамында табиблар аның хастаханәдәге тормышы өчен көрәшәләр, ләкин кызны коткара алмыйлар.