+21 °С
Болытлы


Сигез кунак үзләрен начар хис итә башлаган, аларның икесе медиклар килгәнче үк һәлак була. Бу хакта " 112 " Telegram-каналы хәбәр итә. Һәлак булучылар 26 - 25 яшьлек ике ир-ат. Калган алты зыян күрүчегә «билгесез матдә белән кискен агулану» диагнозын куйганнар һәм хастаханәгә салганнар. Аларның өчесе хәзер авыр хәлдә. Фаҗига шәхси йортта була. Булган хәлнең нечкәлекләре әлегә ачыклана.