Хәвеф-хәтәр
25 июнь , 03:55

Мәктәп укучылары арасында хәвефле тренд тарала башлаган

Язгөл Сафина.Язгөл Сафина.
Фото:Язгөл Сафина.

Русиядә мәктәп укучылары массакүләм рәвештә корвалол кушылган хәвефле коктейль эчә башлаган. Бу хакта “Shot проверка” МАХ-каналы хәбәр итә.

Канал мәгълүматы буенча, үсмерләр әлеге тынычландыручы препаратны сок, газландырылган эчемлекләр, энергетиклар белән бутый. Җитмәсә, алар коктейльга күңел болгану һәм тибрәнүдән драмина препаратын куша.

Мондый экспериментлар ярдәмендә балигъ булмаганнар гадәти булмаган хис-тойгылар кичерергә омтыла. Табиблар эчемлекләрне дарулар белән бутап эчү авыр агулануларга китерергә мөмкин дип кисәтә.

Югарыда язылган коктейльларны эчкәч, озак вакыт косуга, үсмерләр социаль челтәрләрдә көчле баш әйләнүгә, йөрәк тибеше ешаюга, аң-зиһен буталуга һәм тын алу авырлашуга зарланган.

Пирогов университетының фармакология кафедрасы ассистенты Денис Борозденко корвалолда фенобарбитал – үзәк нерв системасына тәэсир итүче психотроп матдә булуын аңлатты. Балалар һәм яшүсмерләргә бу препаратны куллану тыела. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас