

Бүген төнге сәгать берләр тирәсендә Белорет-Учалы-Миасс трассасының 105 нче чакрымында, беренчел мәгълүматлар буенча, BMW-525 автомобиленең 19 яшьлек йөртүчесе, ГАИ хезмәткәрләреннән качарга тырышып, идарә итүне башкара алмаган, кюветка төшкән һәм әйләнеп капланган. 15 яшьлек һәм 20 яшьлек пассажирлар урында һәлак була. Тагын ике пассажир (16 һәм 28 яшь) һәм машина йөртүче хастаханәгә озатылган.
Машина йөртүченең правасы юк. «Башинформ» мәгълүматлары буенча, һәлак булган яшүсмернең күптән түгел туган көне булган. Тагын бер балигъ булмаган һәм 28 яшьлек пассажирны, һәм йөртүчене җәрәхәтләр белән хастаханәгә салганнар. Хәлләр ачыклана.