Хәвеф-хәтәр
24 июнь , 05:38

«Пыяла дип уйладым»: елан чаккан хатын реанимациягә эләккән

Алабугада урманда җиләк җыйган вакытта бер хатынны елан чаккан.

«Пыяла дип уйладым»:  елан чаккан хатын реанимациягә эләккән«Пыяла дип уйладым»:  елан чаккан хатын реанимациягә эләккән
«Пыяла дип уйладым»: елан чаккан хатын реанимациягә эләккән

Башта ул кискен авыртуны пыялага басу дип кабул иткән, әмма соңрак үлән арасында еланны күреп алган.

Бик кыска вакыт эчендә хатынның хәле начараеп, сулыш юллары шешә башлаган. Тешләгәннән соң ярты сәгать эчендә ул инде реанимациягә китерелгән.

Табиблар оператив ярдәм күрсәтеп, хатынның гомерен саклап кала алганнар, хәзер аның хәле тотрыклы дип бәяләнә.

Медицина белгечләре искәртүенчә, елан чаккан очракта вакытны сузу куркыныч: кичекмәстән «Ашыгыч ярдәм» чакыру зарур.
Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=51389

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас