Кот очарлык бу хәл Учалы пляжында шушы көннәрдә булган. Черкиләргә каршы чараны ике яшьлек баласы тирәсендә аның әнисе сиптергән. Сабый шунда ук тончыга башлаган. Аны биредә ял иткән яшь хатын Олеся коткармакчы булган. Ул баланың аркасына сугып, ясалма сулыш ясаган. Шулчак малай лайлалы төерне төкереп чыгарган. Пляжга медилар килеп җиткәндә, малай инде комда уйнап утырган.
Яшь әни Олеся сөйләвенчә, ул үзе кайчандыр ашаганда төелгән баласын чак кына югалтмаган. Ул хәлдән соң Олеся беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен өйрәнә башлаган.
Чыганак: "Честно говоря" МАХ-каналы.