Хәвеф-хәтәр
24 июнь , 17:31

Белорет районында куркыныч авариядә биш кеше һәлак булган

"Ларгус" белән "УАЗ" капма-каршы бәрелешкән...

БРның Дәүләт автоинспекциясеннән.БРның Дәүләт автоинспекциясеннән.
Фото:БРның Дәүләт автоинспекциясеннән.

Бүген сәгать 17.50 тирәсендә “Уфа – Инҗәр – Белорет” автомобиль юлының 195нче чакрымында “Лада Ларгус” һәм “УАЗ Патриот” маркалы автомобильләр бәрелешкән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе һәм дүрт пассажир һәлак булган. “Лада Ларгус”тан 2011 елгы үсмер кыз дәваханәгә озатылган. Икенче машинадан пассажир  хатынга һәм аның 3 яшьлек кызына да медицина ярдәме кирәк булган.  

Хокук саклау органнары гамәлләрен координацияләү өчен авария урынына Белорет районара прокуроры Рамил Якупов килгән.

Прокуратура булган хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклауны контрольдә тота, юл хәрәкәте хәвефсезлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерәчәк.

Моннан тыш, прокуратура әлеге факт буенча оештырылган тикшерүнең барышын, нәтиҗәләрен һәм ахыргы процессуаль карарны кабул итүне контрольгә куйды.

Чыганак: bashinform.ru

 

БРның Дәүләт автоинспекциясеннән.
Фото:БРның Дәүләт автоинспекциясеннән.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас