Хәвеф-хәтәр
23 июнь , 06:59

Янган приюттан йөзгә якын мәчене коткарганнар

Татарстанда янган приюттан йөзгә якын мәчене коткарганнар

Янган приюттан йөзгә якын мәчене коткарганнарЯнган приюттан йөзгә якын мәчене коткарганнар
Янган приюттан йөзгә якын мәчене коткарганнар

Инцидент Алабугада булган. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, Таҗи Гыйззәт урамында берьюлы 6 павильон һәм аларга тоташкан 5 гараж янган. Бу павильоннарның берсендә «9 тормыш» фондына караган хайваннар өчен приют булган. Бәхеткә, янгын нәтиҗәсендә берәү дә зыян күрмәгән, ә мәчеләр исән  калган-аларны янган бинадан читлекләрдә алып чыгарга өлгергәннәр. Янгынның сәбәбе ачыклана.

Чыганак: https://kazanfirst.ru/

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас