Хәвеф-хәтәр
22 июнь , 09:09

Пассажир рейс вакытында үлгән

Пассажир Мәскәү-Омск рейсы вакытында үлгән.

Пассажир  рейс вакытында үлгәнПассажир  рейс вакытында үлгән
Пассажир рейс вакытында үлгән

Моңа кадәр ул бортпроводникларны кайчы белән җәрәхәтләргә һәм пилотлар кабинасына керергә тырышып караган. Mash мәгълүматлары буенча, Шереметьево аэропортыннан очып киткәннән соң 37 яшьлек Владимир Э.үз урыныннан сикереп тора һәм салон буйлап йөгерә башлый, судно хезмәткәрләре һәм пассажирларына тынгы бирми. Алар аның кайчысын тартып ала һәм камытлар белән бәйли алган.

Вакыт узу белән Владимир тынычланган, аның кулларын чишкәннәр һәм ул шундук аңын югалтып, үлгән. Аңа ярдәм итә алмаганнар.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас