Хәвеф-хәтәр
22 Июня , 10:01

Коточкыч авариядә кызын югалтучы «ашыгыч ярдәм» йөртүчесе дәваханәдә үлгән

Ул резонанслы юл-транспорт һәлакәтенең дүртенче корбаны

Коточкыч авариядә кызын югалтучы «ашыгыч ярдәм» йөртүчесе дәваханәдә үлгәнКоточкыч авариядә кызын югалтучы «ашыгыч ярдәм» йөртүчесе дәваханәдә үлгән
Коточкыч авариядә кызын югалтучы «ашыгыч ярдәм» йөртүчесе дәваханәдә үлгән

Мәсәгут үзәк район дәваханәсендә кичә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән "ашыгыч ярдәм" машинасының 41 яшьлек йөртүчесе вафат булган.

Ир-ат 18 июньдә Кропачево-Мәсәгут-Ачит трассасында массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә авыр җәрәхәтләр алган иде. Зыян күрүчегә Уфадан табиблар бригадасы җибәрелә. Ир-атның гомерен саклап кала алмганнар.

Исегезгә төшерәбез, авария урынында Мәсәгут балалар поликлиникасыннан 26 яшьлек табиб-педиатр, район дәваханәсеннән 36 яшьлек шәфкать туташы һәм машина йөртүченең 20 яшьлек кызның гомерләре өзелде.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас