Хәвеф-хәтәр
22 июнь , 09:10

Асылыкүлдә сапбордта йөзгән егет суга егылган да югалган

Асылыкүлдә сапбордта йөзгән егет суга егылган да югалганАсылыкүлдә сапбордта йөзгән егет суга егылган да югалган
Асылыкүлдә сапбордта йөзгән егет суга егылган да югалган

БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, Баймак районының Талкас күлендә профилактик рейд вакытында коткаручылар сапбордтагы өч баланы күреп калган. Алар ярдан шактый еракка ук йөзеп киткән һәм үзаллы әйләнеп кайта алмаган. Коткаручылар үсмерләрне ярга эвакацияләгән.

Тагын бер шуңа охшаш очрак Дәүләкән районында Асылыкүлдә булган. Анда ике яшҗ егет шулай ук сапбордларда йөзгән. Әмма кире аларның берсе генә әйләнеп кайткан. Соңрак бер егетнең үзаллы ярга барып җитүе һәм аңа медицина ярдәме таләп ителмәве ачыкланган.

Асылыкүлдә сапбордлар белән бәйле тагын бер хәл булган. Егет һәм кыз күл уртасында сапбордта йөзгәннәр. Егет суга егылган да юкка чыккан. Бәхеткә, ул да ярга кадәр йөзеп җитә алган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас