Хәвеф-хәтәр
21 июнь , 06:20

Уфада эт хуҗасының башына менгән

"Честно говоря" МАХ-каналы."Честно говоря" МАХ-каналы.
Фото:"Честно говоря" МАХ-каналы. 

Кичә Уфаның  “Солнечный” пляжында 19 яшьлек кызны су агымы алып китә язган.  Яшь кыз уенчык артыннан  суга сикергән зур этен коткармакчы булган.

Көчле су агымы аларны тирәнгә тарта башлаган, кыз суда тончыга башлаган. Паникага бирелгән маэмай исә, куркып һәм хәлне тагын да катлауландырып, хуҗасының башына менгән.

Ярый әле катердагы коткаручылар булган. Аларның тиз эш итүләре яшь кызның һәм аның этенең гомерен саклап калырга ярдәм иткән.

“Исегездә тотыгыз, зур эт – йөзүче кеше өчен зур хәвеф. Икенче зур хата – агым белән көрәшү. Сулышыгызны торгызу өчен аркагызга әйләнегез, һәм кычкырып ярдәмгә чакырыгыз”, – дип киңәш итәләр Уфаның гражданнарны яклау идарәсендә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас