Олы Ока авылында 40 яшьлек ир-ат, «Урал» мотоциклы белән идарә иткәндә, электр баганасына килеп бәрелә. Мотоциклчы һәлакәт урынында үлгән. Аның пассажиры күпсанлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.