

2019 елның апрелендә Чехия хастаханәләренең берсенә йөкле хатын-кызны китергәннәр. Ул авыр инсульт кичергән, һәм исән калуга өметләр минималь булган.
Аның баш мие үлемен теркәгәннәр, ләкин табиблар шундук аның баласын коткару өчен көрәш башлаган. Алар 27 яшьлек хатын-кызны аппаратка тоташтырганнар, йөрүне имитацияләү һәм балага үсәргә ярдәм итү өчен, аның аякларын даими хәрәкәтләндергәннәр. 15 августта авырлыгы 2,13 кг, буе 42 сантиметр булган таза кыз туа. Бала 117 көн ана карынында кала. Бала тапканнан соң, йөклелекнең 34 нче атнасында ире һәм гаиләнең башка әгъзалары барында медицина персоналы әнисенең тормыш тәэмин итү системасын сүндергән һәм аңа үләргә мөмкинлек биргән. Кыз гаиләдә үсә, аңа инде 7 яшь.
Табиблар булган хәлне могҗиза дип саный. Чыганак:"Фактлар Дөньясы"