

Уфада яшәүче хатын ике кызы белән урамга чыккан һәм югалта язган. Аның янына таныш булмаган хатын килгән һәм, балалар нәкъ менә аныкы, дип кычкырып, колясканы көч белән алырга тырышкан, дип яза КП. ӘАна кеше каушап калмаган, ярдәм сорап кычкыра башлаган. Янәшәдә очраклы үтеп баручы куркып калган ананы ябык территорияле торак комплексы капкасына кадәр озаткан.
Ләкин моның файдасы булмаган: эзәрлекләүченең комплекс ачкычы булып, ул анда да кергән. Ул вакытта хатын ярдәм сорап тагын бер үтеп баручыга мөрәҗәгать иткән, тегесе комплекс сакчыларын чакырган.
Сакчылар ят хатынны тотып торган арада, ана балалары белән чыгып китә алган. Булган хәлдән соң зыян күрүче полициягә гариза язган. Анда, басма сүзләренчә, эш кузгату өчен нигез юк, дип хәбәр иткәннәр һәм мәгълүматны участковыйга тапшырганнар.