Хәвеф-хәтәр
20 июнь , 04:53

Башкортстанда атлар самокаттагы баланы тапап үтерә язган

Атлар хуҗасыннан мораль зыян компенсациясен түләткәннәр.

Башкортстанда атлар самокаттагы баланы тапап үтерә язганБашкортстанда атлар самокаттагы баланы тапап үтерә язган
Башкортстанда атлар самокаттагы баланы тапап үтерә язган

Узган елның июнендә кечкенә малай сул кул яралары һәм кан тамырлары алган. Өй янында йөргән кечкенә самокатчыны Мәләвез районының Кизрәй авылында Мәктәп урамы буйлап йөгерүче атлар тапый язган. Зыян күрүченең әнисе прокуратурага мөрәҗәгать иткәннән соң күзәтчелек ведомствосы атлар хуҗасыннан компенсация түләтүне таләп иткән. Суд җавап бирүчене 60 мең сум түләргә мәҗбүр иткән.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас