

SHOT мәгълүматлары буенча, фаҗига Семилуки шәһәренең «Ермак» спорт комплексында булган. Яшүсмер кинәт егылган һәм аңын югалткан. Баланы хастаханәгә реанимация бүлегенә госпитализацияләгәннәр, табиблар аның тормышы өчен көрәшкән, ләкин коткарып кала алмаганнар. «Саксызлык аркасында үлемгә китерү»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Безгә билгеле булганча, дүртенче сыйныф укучысының сәламәтлеге начар булган-берничә ел элек аңа йөрәк һәм үзәк нерв системасы белән проблемалар диагнозын куйганнар, ул дәваланган һәм медикларда күзәтелгән, ләкин аңа күнегүләргә йөрергә рөхсәт иткәннәр. Үлемнең төгәл сәбәбен судмедэкспертиза ачыклаячак.