+22 °С
Яңгыр


Регионның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, ирле-хатынлы пар Агыйдел елгасында су коену өчен җиһазландырылмаган урында ял иткән.
Алар көймәдә йөзергә булган, ләкин көймә әйләнеп капланган. Хатын-кызда коткару жилеты булган, ул исән калган. Кызганычка каршы, аның ире, 41 яшьлек ир-ат, судан чыга алмаган. Ведомство матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, коткару жилетлары көймәдә булган, ләкин ир-ат аны кимәгән.