Хәвеф-хәтәр
18 июнь , 04:28

Йорт янындагы чүп контейнерында сабыйның үле гәүдәсен тапканнар

Ростов-на-Дону шәһәренең күпфатирлы йорт янындагы чүп багында яңа туган баланың гәүдәсе табылган, дип хәбәр иткән Русиянең Ростов өлкәсе буенча СУСК вәкиле

Йорт янындагы чүп контейнерында сабыйның үле гәүдәсен тапканнарЙорт янындагы чүп контейнерында сабыйның үле гәүдәсен тапканнар
Йорт янындагы чүп контейнерында сабыйның үле гәүдәсен тапканнар

Ворошилов районы буенча тикшерү бүлеге тикшерү башлаган. «2026 елның 16 июнендә Ворошилов районы буенча тикшерү бүлегенә торак йорт янындагы чүп багында көчләп үтерү билгеләре булмаган яңа туган баланың гәүдәсе табылуы турында хәбәр килде», — дип сөйләгән вәкил. Шуңа бәйле рәвештә җинаять эше кузгатылган,  суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Прокуратура булган хәлнең барлык шартларын ачыклауны һәм тикшерү барышын контрольгә алган.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас