Хәвеф-хәтәр
18 июнь , 06:43

Бөредә элеккеге ире хатынның муенына пычак белән кадаган

Ул кечкенә кызы белән очрашуны сорарга килгән булган

Бөредә элеккеге ире хатынның муенына пычак белән кадаганБөредә элеккеге ире хатынның муенына пычак белән кадаган
Бөредә элеккеге ире хатынның муенына пычак белән кадаган

Вероника Денис белән дүрт ел элек даими кыйнаулар аркасында аерылышкан. Якыннары әйтүенчә, һөҗүм көнендә ул аның эшенә өч яшьлек бала белән күрешергә телим дигән сылтау белән килгән. Кызы  белән ул алдангы көнне генә очрашкан булган. Тикшерү версиясе буенча, чынлыкта Денис элеккеге хатынын үтерергә теләгән.

Сөйләшү урынына ул аның муенына пычак белән кадаган һәм трахеясына эләккән, Вероника һөҗү итүчене  сөйрәп алып киткән шаһитлар ярдәмендә исән кала алган, аңа инде операция ясаганнар. Хәзер Денис СИЗОда, ләкин Верониканың туганнары  аны җәзадан әтисе-адвокат коткарып калыр дип куркалар.

Фото: Артур Арсланов. Фотобанк СМИ РБ

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас