+21 °С
Болытлы


Махсус транспорт йөртүчесе бик авыр хәлдә медицина учреждениесенә китерелгән, дип хәбәр итә прокуратура.
Күзәтчелек ведомствосы Дуван районында ашыгыч ярдәм машинасы катнашындагы юл-транспорт һәлакәте шартларын тикшерә. «Башинформ " чыганагы мәгълүматы буенча, һәлак булган 20 яшьлек кыз «ашыгыч ярдәм» йөртүчесенең кызы булып чыккан.
"Машина йөртүче аны Уфадан өенә алып кайтып барган. Махсус транспорт йөртүчесе бик авыр хәлдә хастаханәгә озатылган", - дип сөйли чыганак. Чыганак: bashinform