Хәвеф-хәтәр
16 июнь , 04:38

Вейп тартканнан соң үсмер үлгән

Фаҗига Приморьеда теркәлгән.

Уссурийскида электрон тәмәке тарткан 12 яшьлек малай үзен начар хис иткән. Аны тиз арада дәваханәгә алып киткәннәр. Тик, табиблар аның гомере өчен никадәр көрәшсә дә, коткара алмаган. Беренчел версия буенча, баланың организмы никотин яисә вейплар өчен кушылмалар дозасын күтәрә алмаган.

Бик кызганыч, әлбәттә. Үсмерләр вейплар зыяны турында белми түгел, белә. Тик нигәдер алар үз гомерләренә төкереп карый. Бүгенге белән яшиләр, чирләсәм, табиблар коткарыр әле, бездә бит медицина алга киткән, ди. Тик бу дөрес фикер түгел. Үзенең сәламәтлеген кеше иң элек үзе кайгыртырга тиеш. 

Чыганак: SHOT МАХ-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас