+17 °С
Ясно


Полиция һәм волонтерлар 15 июнь киченнән элемтәгә чыкмаган ике кызны эзлиләр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Карелия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, җиде яшьлек һәм 12 яшьлек апалы-сеңелле өйдән 17:00 сәгатьтә киткән һәм әлегә кадәр аларның кайда булуы билгесез.
Соңгы тапкыр балаларны Ключевая микрорайонында 20:00 дән 21:00 гә кадәр күргәннәр.