

Тикшерү мәгълүматлары буенча, ул хатынына үч итеп өенә ут төрткән, дип хәбәр итә ТАСС Русия Тикшерү комитетына сылтама белән. Инцидент туганнары янына уртак визиттан соң килеп чыккан. Табын вакытында пар шактый эчкән һәм ир белән хатын арасында конфликт купкан. Хатын ире белән өйгә кайтудан баш тарткан. Бер ялгызы калгач, ир-ат үч алырга була. Ул өенә кайтып, стенага җиңел кабынучан сыеклык сипкән һәм ут төрткән.
Бу вакытта йорт эчендә аның дүрт кечкенә баласы була. Фаҗигане янып торган йортны күргән һәм балаларны коткарган күршесе ярдәмендә булдырмый кала алганнар. Хәзерге вакытта тикшерү булган хәлнең барлык шартларын ачыклый, ир-атка каты җәза яный.