+22 °С
Яңгыр


Аттракционны оештыручылар аны платформадан арканны эләктерергә онытып, этеп төшергәннәр, - бу хакта G1 яңалыклар каналы бастырган видео сөйли, дип хәбәр итә РИА Новости. Язмада күренгәнчә, аттракцион хезмәткәрләре 21 яшьлек кызны кулларына күтәрәләр, платформа кырыена китерәләр һәм аска ташлыйлар. Аның өстендә шлем гына була. Сикерү вакытында видеода "Аркан, аркан!"- иминият арканы бу вакытта платформада кызга беркетелмәгән килеш ятып кала. Фаҗига узган шимбәдә булган.