Хәвеф-хәтәр
15 июнь , 06:50

Ике 14 яшьлек яшүсмер таныш кызны гаражларга алып кереп, пычак кадап үтергән

Свердловск өлкәсендә була  бу коточкыч фаҗига.

Ике 14 яшьлек яшүсмер таныш кызны гаражларга алып кереп, пычак кадап үтергәнИке 14 яшьлек яшүсмер таныш кызны гаражларга алып кереп, пычак кадап үтергән
Ике 14 яшьлек яшүсмер таныш кызны гаражларга алып кереп, пычак кадап үтергән

Тикшерү версиясе буенча, 12 июнь кичендә яшүсмерләр таныш кызны алдау юлы белән гаражлар территориясенә алып кереп, берничә пычак җәрәхәте ясаганнар. Шуннан соң икесе дә качкан, дип яза ТАСС. Кызны очраклы үтеп баручылар тапкан һәм табибларны чакырткан, әмма аны коткарып кала алмаганнар – ул хастаханәдә үлгән. Һәлак булучы 2011 елгы кыз белән яшүсмерләрнең берсе арасында кимсетүле сүзләр аркасында конфликт булган.

Полиция мәгълүматлары буенча, очрашу алдан ук планлаштырылган – яшьләр баштан ук аның нәрсә белән тәмамланачагын белгән. Эш фигурантларының икесе дә тулы гаиләләрдә тәрбияләнә, һәлак булучыны әнисе ялгыз үстерә.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас