Хәвеф-хәтәр
15 июнь , 04:03

Башкортстанда турист сплав вакытында кеше мәете тапкан

Сәяхәтче Бэн Әмирханов Башкортстанның кешеләр сирәк йөри торган урынында Инәк елгасында кеше мәетенә тап булган. Туристлар төркеме Зилаер районыннан Кызылташка кадәр сплав оештырган булган.

Аулак урында алар аю эзләре белән уратып алынган, янәшәсендә сумка яткан гәүдә тапканнар. Кеше җәсәде кыргый җәнлекләр тарафыннан нык зыян күргән, баш сөяге ялангач, кабыргалары ашалган булган.

Блогер мәрхүмне шушы тирәдә яшәгә кеше булгандыр дип фаразлаган.

Салагыштан кайткач, туристлар табылдык турында полициягә хәбәр иткәннәр. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре мәрхүмнең гәүдәсе узган елның декабрендә югалган 38 яшьлек ир-атныкыдыр дигән нәтиҗәгә килгән. Аның машинасын моннан бер атна элек сплав старт ала торган урында тапканнар.

Мәрхүмнең үлем сәбәбе, кышын анда нишләп йөрүе - билгесез. 

Чыганак: "Честно говоря" МАХ-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас