+17 °С
Облачно


Mash мәгълүматлары буенча, 46 яшьлек Михаил 38 яшьлек Дарьяга ачуланышу барышында кимендә ике тапкыр пычак белән кадаган. Ул исерек булган. Элегрәк Михаил героин саклау/сату һәм азык-төлек урлау өчен берничә тапкыр җәлеп ителгән булган. 19, 11 һәм 9 яшьлек бала анасыз калган. Эшне Домодедово шәһәр прокуратурасы контрольгә алган.