Хәвеф-хәтәр
13 июнь , 10:02

Башкортстанда яшен аркасында йортка ут капкан

12 июнь кичендә Уфаның Октябрь районы Зинино авылында бер катлы кирпеч йорт яна башлый.

Башкортстанда яшен аркасында йортка ут капканБашкортстанда яшен аркасында йортка ут капкан
Башкортстанда яшен аркасында йортка ут капкан

Янгынны сүндергәннәр, зыян күрүчеләр юк.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе яшен разряды булырга мөмкин. Төгәл сәбәбен Руссия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысы ачыклый.

 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртә: яшен вакытында электр приборларын сүндерегез, металл конструкцияләрдән ерак китегез һәм ялгыз агачлар астына яшеренмәгез.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас