

Башкортстанда супермаркет янында үле Егет күпсанлы пычак җәрәхәтләре алган-ул күп кан югалткан һәм медиклар килгәнче үлгән.
Республика Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, конфликтның сәбәбе азык-төлек белән пакет булган: яшүсмер аны бирүдән баш тарткан, шуннан соң ир-ат аңа һөҗүм иткән. Җинаятьче егетнең гәүдәсенә һәм кулларына пычак белән кадаган, пакетны алып качкан.
Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене шул ук көнне тоткарлый алган. Ул 21 яшьлек ир‑ат булып чыккан.
РФ Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсе «Талау белән бәйле үтерү»маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Чыганак: bashinform
Фото видео: Mash макс каналы