Хәвеф-хәтәр
12 июнь , 11:56

Мәктәп укучысы ОГЭ имтиханыннан икеле алгач 27нче каттан сикергән

Тугызынчы сыйныф укучысы Уфадагы 27 нче кат балконыннан килеп төшкән. Ул ОГЭ буенча икеле аркасында һәлак булган

Мәктәп укучысы ОГЭ имтиханыннан икеле алгач 27нче каттан сикергәнМәктәп укучысы ОГЭ имтиханыннан икеле алгач 27нче каттан сикергән
Мәктәп укучысы ОГЭ имтиханыннан икеле алгач 27нче каттан сикергән

SHOT мәгълүматлары буенча, фаҗига Шәфиев урамындагы «Шервуд» торак комплексында булган. 16 яшьлек яшүсмернең гәүдәсен үтеп баручылар подъезд янында табалар һәм ашыгыч хезмәтләр чакырталар.

Әңгәмәдә укучының дуслары аның игелекле, ярдәмчел булуын, әмма, аларның сүзләренә караганда, соңгы вакытта аның күп төрле проблемалары булуын сөйләгәннәр.

Алар аркасында яшүсмер бик нык борчылган, ә шушы көннәрдә ул ОГЭның уңышсыз булуын белгән. Һәлак булучы күп балалы гаиләдә үскән.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас