Хәвеф-хәтәр
11 июнь , 06:05

Коллыкка эләккән Марияне коткарганнар

Мексика мафиясенә хезмәт коллыгына эләккән русияле Марияне коткарганнар һәм туган иленә кайтарганнар.

Коллыкка эләккән Марияне коткарганнарКоллыкка эләккән Марияне коткарганнар
Коллыкка эләккән Марияне коткарганнар

Аны ул эшләгән кунакханә хуҗасы алдаган һәм мафиягә саткан. Марияне бикләп тотканнар, эшләргә мәҗбүр иткәннәр, начар ашатканнар һәм мыскыл иткәннәр. Ул полициягә мөрәҗәгать итәргә тырышып караган, ләкин аңа баш тартканнар. Әсирлектә Мария бик нык ябыккан һәм бөтен тешләрен диярлек югалткан. Аның язмышы турындагы постны бастырганнан соң аңа ярдәмгә килгәннәр, илчелеккә китергәннәр һәм туган иленә кайтырга  билет алганнар. Хәзер ул Русиядә реабилитация уза. Бу инде русияле хатын-кызның Мексикада хезмәт коллыгына эләгүнең икенче очрагы.

Чыганак: Mash макс каналы

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас