

SHOT мәгълүматлары буенча, фаҗига Кубаньда Горячий Ключ шәһәрендә кичә булган. 14 яшьлек Ангелина яшьтәше белән башта танышыннан сапборд алып, туристлар арасында популяр урынга — түгәрәк күлгә йөзәргә барган. Анда су коену сезоны әлегә ачылмаган, су коенуны тыя торган табличкалар урнаштырылган. Кызлар бергәләп сапка коткару жилетларыннан башка утырганнар, 35 метр чамасы йөзгәннәр, ләкин аннары әйләнеп капланганнар. Алар йөзә белмәгән һәм шундук су төбенә киткән. Ангелинаны коткара алмаганнар, аның дус кызын ярга шаһитлар чыгарган.
Мәрхүмә 2 нче мәктәптә укыган, спорт белән шөгыльләнгән. Фаҗига шартларын Краснодар өлкәсе прокуратурасы билгели.