Хәвеф-хәтәр
10 июнь , 07:06

Пенсионерлар 49 яшьлек улын буып үтергән

Ана – кызны, ата улны танымый торган заманада яшибез.

Пенсионерлар 49 яшьлек улын буып үтергәнПенсионерлар 49 яшьлек улын буып үтергән
Пенсионерлар 49 яшьлек улын буып үтергән

Пенсионерлар 49 яшьлек улын ачуланышкан вакытта буып үтергән. Новосибирскида өлкән яшьтәге парны үз улларын үтерүдә гаеплиләр. Фаҗига 7 июньдә Дзержинск районының шәхси йортларының берсендә булган, дип хәбәр иттеләр «Om1 Новосибирск» төбәк прокуратурасында.  Русия Тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе буенча идарәсе «Бер төркем затлар тарафыннан кылынган үтерү» маддәсе буенча җинаять эшен башлап җибәргән. Шикләнелүчеләр сыйфатында 69 яшьлек хатын-кыз һәм 79 яшьлек ир-ат тоткарланган, аларга инде гаепләүләр белдерелгән.

Элегрәк социаль челтәрләрдә гаиләдәге озак вакытлы конфликт турында мәгълүмат барлыкка килгән булган. Шулай ук улы алкогольне артык кулланган, еш кына җәнҗаллар оештырган һәм вакыйга көнендә ата-аналарыннан эчәргә акча таләп иткән, дип хәбәр ителгән. Тикшерү барышы һәм нәтиҗәләре Новосибирскның Дзержинск районы прокуратурасы контролендә.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас