Хәвеф-хәтәр
10 июнь , 06:54

Бәхетсез күрәчәк:самокаттагы яшүсмер йөк машинасындагы баганаларга бәрелеп үлгән

Исән калу мөмкин булмый: яшүсмер самокатта бәрелеп үлгән

Бәхетсез күрәчәк:самокаттагы яшүсмер йөк машинасындагы баганаларга бәрелеп үлгәнБәхетсез күрәчәк:самокаттагы яшүсмер йөк машинасындагы баганаларга бәрелеп үлгән
Бәхетсез күрәчәк:самокаттагы яшүсмер йөк машинасындагы баганаларга бәрелеп үлгән

Татарстанда самокатта яшүсмер үлгән урыннан кадрлар барлыкка килде. Фотосурәтләрне Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте бастыра. Фаҗига 9 июнь көнне Лаеш районында була. Малай самокатта барганда  йөк машинасы кузовында урнашкан баганаларга бәрелә. Алынган җәрәхәтләрдән яшүсмер урында ук үлә. Вакыйга урынына Лаеш районы прокуроры Андрей Наумов чыккан. Процессуаль тикшерү оештырылган, аның барышын район прокуратурасы контрольдә тота. Русия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ ҖК 109 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча (саксызлык аркасында үлемгә китерү) җинаять эше кузгатылган. Булган хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.

Фото: прокуратура РТ

Бәхетсез күрәчәк:самокаттагы яшүсмер йөк машинасындагы баганаларга бәрелеп үлгән
Бәхетсез күрәчәк:самокаттагы яшүсмер йөк машинасындагы баганаларга бәрелеп үлгән
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас