

Daily Mail басмасы хәбәр иткәнчә, йорт ишегалдында бәйләп куелган Чок кушаматлы ата макака кинәт үзенең алты яшьлек хуҗасына һөҗүм иткән. Инцидент малай йорт алдында уйнаганда була. Маймыл кинәт кенә балага һөҗүм итә һәм аны тешли башлый. Шау-шуга йөгереп килгән туганнары малайны аңсыз һәм кан эчендә табалар. Ашыгыч госпитализациягә карамастан, малайны коткарып кала алмаганнар. Әнисе әйтүенчә, макаканың очлы озын тешләре улының үпкәсен тишкән. Гаилә күршеләре җирле массакүләм мәгълүмат чараларына хәбәр иткәнчә, бу макака элек тә агрессия билгеләре күрсәткән: хайван ырылдаган, ә бервакыт үзенә бик якын килгән йортсыз мәчегә һөҗүм иткән.
Моннан тыш, хуҗаларның приматка кирәкле документлары булмавы ачыкланган. Фаҗигале вакыйгадан соң һәлак булучының бабасы маймылны кире джунглига җибәргән.
Полиция һәм кыргый табигать буенча белгечләр, кешеләргә яңа һөҗүмнәрдән куркып, качкан хайванны эзли башлаганнар. Макака агачта табылган. Белгечләр якынаерга тырышканда, ул үзен бик агрессив тоткан, шуңа күрә аны тоту өчен транквилизаторларны кулланырга туры килгән.
Чыганак: https://kazanfirst.ru/