

Мәктәп янындагы спорт мәйданчыгында дәресләр вакытында 17 яшьлек егеткә беркетелмәгән металл футбол капкасы ауган. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының Алтай өлкәсе буенча Тикшерү Идарәсе хәбәр итә. Яшүсмер тормыш белән ярашмаслык җәрәхәтләр ала һәм урында ук үлә. Булган факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр булган хәлнең барлык шартларын ачыклый. Тикшерү кысаларында мәктәп яны территориясен һәм спорт инвентарен карап тоту һәм имин эшләү өчен җаваплы вазыйфаи затларның гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк. Җинаять эшен тикшерү Тикшерү комитетының төбәк идарәсе җитәкчелеге контролендә тора.
Фото: СУ СКР по Алтайскому краю