

Тыва республикасында 14 яшьлек Меружан өлкән яшүсмерләр велосипедларын тартып алган ике кече малайны якларга тырышып караган. Егет транспортны алып, аны хуҗаларына кайтарган, ләкин моның өчен гомере белән түләгән, дип яза «Интерфакс». Һөҗүм итүчеләр шундук аңа ташланалар: җиргә егалар, берсе пычак белән кыйнаган арада, икенчесе ташны эләктереп ала да укучының башын вата. Ялварулар туктарга ярдәм итми-кыйнау дәвам итә. Меружанны хастаханәгә китерәләр, ләкин табиблар аны коткара алмыйлар. Һөҗүмдә катнашучыларның дүртесеннән әлегә берсе генә тоткарланган. Булган хәлнең шартлары ачыклана.