+20 °С
Облачно


7 июньгә каршы төндә Удмуртиянең Каракулы районында Кама елгасында фаҗига була. Моторлы көймә йөк теплоходы белән бәрелешә, һәм аның белән идарә иткән 38 яшьлек ир-ат урында һәлак була, дип язалар РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Беренчел мәгълүматлар буенча, балыкчылар көймәдә балык тотарга тәүлекнең караңгы вакытында чыкканнар. Алар елга буйлап баручы теплоходны күрмәгәннәр – бәрелеш көймә йөртүчесенең үлеменә китергән. Булган хәлнең шартлары ачыклана.