Хәвеф-хәтәр
8 июнь , 09:13

Исерек ана ике айлык улын кыйнап үтергән һәм гәүдәсен ташландык йортта яшергән

Ике айлык улын үтерүдә гаепләнүче 20 яшьлек хатын-кызны сак астына алынган

Исерек ана ике айлык улын кыйнап үтергән һәм гәүдәсен ташландык йортта яшергәнИсерек ана ике айлык улын кыйнап үтергән һәм гәүдәсен ташландык йортта яшергән
Исерек ана ике айлык улын кыйнап үтергән һәм гәүдәсен ташландык йортта яшергән

Бу хакта РФ Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. - Киров өлкәсендә улын үтерүдә гаепләнүче җирле хатын-кыз сак астына алынган.

Котельнич шәһәрендә яшәүче 20 яшьлек хатын-кызга РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе пунктында каралган җинаять кылуда гаепләү белдерелгән, - диелә хәбәрдә.

Сабыйның гәүдәсен Киров өлкәсенең "Ленин Искрасы" бистәсендәге хуҗалык төзелешендә тапканнар. Тикшерү версиясе буенча, 1 июньгә каршы төндә Котельнич шәһәрендә, исерек-ана, шәхси дошманлыгы аркасында ике айлык улының башына кулы белән берничә тапкыр суккан. Алынган тән җәрәхәтләреннән бала һәлакәт урынында үлгән. Шуннан соң хатын тормыш иптәше белән бергә Котельнич районының Ленин поселогына китә, анда баланың гәүдәсен ташландык йортларның берсендә яшерә.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас