+21 °С
Болытлы


Башкортстанның Экология министрлыгы инспекторлары Баймак районында Ургаза елгасы янында тирес өеменә тап булганнар.
Ул елгадан 40 метр ераклыкта яткан. Ә РФ Су кодексына ярашлы, ярдан 200 метр аралыктагы җир су саклау линиясе дип санала.
Кишәрлек милекчесенә кисәтү ясаганнар. Яр буен чистарту эшләре инде башланды, диләр министрлык вәкилләре.
Ургаза елгасы Баймак һәм Хәйбулла районнары буйлап уза һәм Ырынбур өлкәсендәге Ирекле сусаклагычына коя.
Сезнең якларда да тиресне елга буена өючеләр бармы?